ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Башкортстан спортчысы мәктәп укучылары арасында самбо көрәше буенча дөнья чемпионы булды

5 сентябрь 2018, 18:09 , Фото: sambo.ru

Башкортстан спортчысы мәктәп укучылары арасында самбо көрәше буенча дөнья чемпионы булды Дәүләкәндә яшәүче 10нчы сыйныф укучысы Данир Шәмсетдинов Орел шәһәрендә тарихта беренче тапкыр уздырылган чемпионаттан алтын медаль белән кайткан.

(Уфа, 5 сентябрь, "Татар-информ", Миләүшә Латыпова). Башкортстан спортчысы Данир Шәмсетдинов мәктәп укучылары арасында узган самбо көрәше буенча дөнья чемпионы булган.

Дәүләкәндә яшәүче 10нчы сыйныф укучысы Орел шәһәрендә тарихта беренче тапкыр уздырылган чемпионаттан алтын медаль белән кайткан.

Турнирда барлыгы 25 илдән 300дән артык спортсмен катнашкан. 50 килограммлы авырлыктагы самбистлар арасында Данир Шәмсетдинов Монголия, Армения, Казахстан һәм Кыргызстан спортчылары белән көрәшеп, барысын да җиңгән. Яшь спортсмен әйтүенчә, самбо һәм дзюдо белән ул беренче сыйныфтан башлап шөгыльләнә. Данир һәрвакыт алдынгы спортсменнарның көрәшүен күзәтеп барган. Ул кумиры - Олимпия уеннары чемпионы Беслан Мудрановка охшарга тырышкан.

Данир Шәмсетдинов киләчәгемне һичшиксез спорт белән бәйләргә тели. Әлеге вакытта яшь спортчы Ижевскида узачак Идел- Урал округының дзюдо буенча ярышына әзерләнә 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10