ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда түләүсез татар теле курсларына электрон язылу ачылды

5 сентябрь 2018, 13:22

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой ис. Филология һәм халыкара багланышлар институтында оештырылган дәресләр 3 ай дәвам итәчәк.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда түләүсез татар теле курслары 17 сентябрьдә башлана. Оештыручылар электрон язылу мөмкинлеге ачылганны игълан иттеләр. Бу турыда университетның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой ис. Филология һәм халыкара багланышлар институтында оештырылган дәресләр 3 ай, 14 декабрьгә кадәр, дәвам итәчәк. Анкетаны тутырганда, уңайлы график сайларга мөмкин. Дәресләр иртән, 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр, яисә кич белән, 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.

Анкета тутырганда, шулай ук телне белү дәрәҗәсен, башлангыч яисә дәвам итүче, күрсәтергә һәм үзең турында мәгълүмат калдырырга кирәк. Элекрон почта аркылы хәбәр килгәч, гариза тутырырга һәм паспорт копиясен бирергә кирәк була.

КФУ нигезендә бушлай татар теле курслары 2012 елдан уздырыла. Узган елда 920-гә якын кеше электрон теркәлү процедурасын үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10