ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районы Бикбау авылында бер әбинең сарыгын урлаганнар

5 сентябрь 2018, 00:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Минзәлә районы Бикбау авылында бер әбинең сарыгын урлаганнар Сарык югалу буенча полициягә дә хәбәр ителгән, әлегә эзенә төшә алмыйлар.

(Минзәлә, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә районы Бикбау авылында яшәүче Тәскирә ханым Фәрхетдинованың абзарыннан төнлә белән буаз сарыкны алып чыгып киткәннәр, дип яза җирле басма.

Ул сарык ике-өч көн эчендә бәрәнлисе булган. Сарык югалу буенча полициягә дә хәбәр ителгән, әлегә эзенә төшә алмыйлар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10