ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тосно шәһәрендә Корбан бәйрәменә йөздән артык кеше җыелды

4 сентябрь 2018, 19:14 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Тосно шәһәрендә Корбан бәйрәменә йөздән артык кеше җыелды Чарада Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). 2 сентябрьдә Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Корбан бәйрәменә йөзләп кеше җыелды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тоснода узган Корбан ашы чарасында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Ул бирегә килүчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде.

Ул шулай ук Ленинград өлкәсендәге Тосно районының “Изге Юл” татар җәмгыяте рәисе Гыйниятулла Кутуевны узган юбилее белән котлады һәм мәдәни һәм дини кыйммәтләрне ныгытудагы хезмәте өчен рәхмәт әйтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарага шәһәр һәм өлкәнең милли-мәдәни оешма лидерлары, яшьләр оешмалары активистлары, төбәктә яшәүче татарлар чакырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10