ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда урманнар тирәсендәге җирләрдә 465 тапкыр ут чыгуы расланган

4 сентябрь 2018, 16:19 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Татарстанда урманнар тирәсендәге җирләрдә 465 тапкыр ут чыгуы расланган Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда урманнар тирәсендәге җирләрдә 465 тапкыр ут чыгуы расланган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

“Татарстанда урманнар тирәсендәге җирләрдә 465 тапкыр ут чыгуы расланды. Бу калган саламнарны, коры үләнне, исәпкә алынган техноген объектларны яндыру”, - диде спикер.

Ул быел республикада урманнарда янгын куркынычы сезоны апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итәчәген әйтте. Урманнарны янгыннардан саклау өчен, инспекторлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау контролен көчәйтә, халык арасында аңлату эшләре алып бара, авиапатрульлек оештырыла.

“Урман хуҗалыгы законнарын бозуны кисәтү өчен, 817 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 15 протокол төзелде, - диде Равил Кузюров. – Әлегә дүртенче класслы янгын куркыныч саклана. Республикада вазгыять контрольдә”.

Татарстанда урманнарны янгыннардан саклауда 343 кеше эшли, 310 берәмлек техника кулланыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10