ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Хөкүмәте белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе килешү имзалады

4 сентябрь 2018, 12:34 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Хөкүмәте белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе килешү имзалады Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе вәкилләре, РФА СБ фәнни үзәкләре җитәкчеләре белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу бүген Казанда («Казан ярминкәсе») ачылган Татарстан нефть-газ форумы-2018 кысаларында узды.

  • Форум Татарстан нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуга багышлана.

Встреча с руководителями научных центров Сибирского отделения РАН

"Казанда Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе делегациясен кабул итү бик күркәм, - диде Рөстәм Миңнеханов, Себер галимнәренә мөрәҗәгать итеп. - 2010 елда без Себер бүлекчәсендә булган идек. Безне күргәннәребез сокландырды. Безнең мөнәсәбәтләр күптәнге. Һәм бу – үзара файдалы багланышлар. Без Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенең барлык структуралары белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Безнең өчен бик мөһим юнәлешләр – нефть химиясе, катализ, биохимия һәм башкалар».

Татарстан – индустриаль төбәк, һәм безгә барлык фәнни казанышларны файдалану, фәнни һәм тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итү әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында алар Россия Фәннәр академиясен һәм аның бүлекчәләрен реформалау турында фикер алыштылар, санкцияләр шартларында фәнни эшләнмәләр һәм технологияләр өлешендә импортны алмаштыру темасы турында да сөйләштеләр.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсе арасында Хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10