ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда программалаштыру буенча түләүсез курсларга яңа төркем җыю башланды

1 сентябрь 2018, 12:05 , Фото: Александр Эшкинин/архив

Татарстанда программалаштыру буенча түләүсез курсларга яңа төркем җыю башланды “Яндекс.Лицей” курсларында шөгыльләнергә теләүчеләр сайтта анкета тутырырга һәм онлайн-тест узарга тиеш.

(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). “Яндекс.Лицей” курслары программалаштыруны өйрәнергә теләүче мәктәп укучылары өчен түләсез укулар оештыра. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Яндекс.Лицей”га керү өчен, 9 сентябрьгә кадәр yandexlyceum.ru сайтында анкета тутырырга һәм онлайн-тест узарга кирәк.

“Яндекс.Лицей”га 8 яки 9 сыйныфта керергә була. Яшькә карамастан, ике ел дәвамында гомуми программа буенча шөгыльләнәләр. Дәресләрдә Python өйрәнелә, аңа IT-компанияләрдә һәм фәнни даирәдә ихтыяҗ бар.

  • “Яндекс.Лицей” Россия төбәкләренең яртысында диярлек, 131 мәйданда эшли. Татарстанда проектка Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәм итә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов: “Яндекс.Лицей” – киләчәген IT-индустрия белән бәйләргә уйлаган яшьләр өчен бер дигән мөмкинлек ул”, - дип белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10