ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Республикада бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнү алдында тора

31 август 2018, 14:10 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Республикада бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнү алдында тора Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшләре барышы турында Марат Әхмәтов хәбәр итте.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнү алдында, дип белдерде Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне җыю тәмамланып килә. Барлыгы 250 мең гектарга якын мәйданны җыясы калды, шулардан: 60 мең га орлык кукурузы, өлгерүенә карап җыелачак. «Бүгенгә 3,2 млн. тонна иген суктырылган. Уртача уңыш – 26,0 ц/га», - диде Марат Әхмәтов.

Алдан «Татар-информ» республикада, кукуруздан гайре, бөртеклеләрне җыюны Нурлат районы беренчеләрдән булып тәмамлады, шулай ук эшләрне Зәй, Алексеевск, Спас, Чүпрәле һәм Апас районнары төгәлләде, дип хәбәр иткән иде.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, урып-җыю белән бергә уҗым культураларын чәчү эшләре дә бара. Үткән елның шушы чорына 290 мең га чәчелгән булса, бүгенгә 450 мең га чәчелгән, бу - планның 86%ы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10