ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән

31 август 2018, 11:12 , Фото: pixabay.com/СС0, Султан Исхаков

Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Августта Татарстанда алимент буенча бурыч күләме 16 млн сумга кимегән. Бу турыда «Татар-информ»га биргән интервьюсында республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Бүген республикада үз вазифаларын үтәмәүче 22 мең алиментчы теркәлгән. Августта аларның саны 204кә кимегән.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә игъттибар иткән. «Хәзер республикада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге эшче төркем оештырылган. Аның составына көч органы, суд приставлары, шулай ук прокуратура органнары, салым хезмәте һәм мәшгульлек үзәге, социаль яклау, опека һәм попечительлек органы вәкилләре кергән. Алар муниципаль дәрәҗәдә баланы саклау һәм мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм иреген яклау белән шөгыльләнә», — дип билгеләп үтте министр.

Шундый ук эшче төркемнәр Татарстанның һәр муниципаль районында булачак, диде республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

2018 елның июле ахырында республикада алиментлар буенча бурыч 3 млрд сумнан артып китүе билгеле булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10