ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Луиза Янсуар TAT CULТ FEST фестивалендə күренекле иҗатчылар турында истәлекләр сөйләде

30 август 2018, 16:36 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Луиза Янсуар TAT CULТ FEST фестивалендə күренекле иҗатчылар турында истәлекләр сөйләде Лекция "Әдəбиятта прототиплар һəм предметлар дөньясы" темасына үткәрелде.

(Казан, 30 август, "Татар-информ, Зилə Мөбəрəкшина). Бүген Казан Кремлендә "TAT CULT FEST" шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестиваленең "Әдəби мəйданчыгы"нда шагыйрə Луиза Янсуар "Əдəбиятта прототиплар һəм предметлар дөньясы" лекциясен укыды. Аның чыгышы күренекле иҗатчыларның тарихи ядкарьләренә багышланган иде. Фестивальне "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə күзəтə.

Луиза Янсуар сүзлəренчə, лекциягə əзерлəнгəн вакытта ул үзе эшлəгəн "Татарстан" журналы материалларыннан файдаланган. "Безнең журналда "Ватан патриотлары" дигəн проект бар һəм без, əдəбиятта урыннары булган язучыларның ватанына чыгып, туган авылларына кайтып, шундагы нигезлəренə барабыз һəм аларны белгəн кешелəр белəн аралашабыз. Бу проектны эшлəгəндə, миңа еш кына аларның əсəрлəрендə урын алган геройларның прототиплары һəм əдəби əсəрлəргə кергəн предметлар белəн очрашырга туры килə", - дип билгелəп үтте Луиза Янсуар.

Шагыйрə Габдулла Тукайның "Печəн базары яки Яһүд яңа Кисекбаш", "Су анасы", "Шүрəле" əсəрлəрендəге образ-детальлəргə кагылды.

  • TAT CULT FEST фестивале сәгать 12:00дә башланып, 24:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул Казан Кремленең 4 сәхнәсендә һәм 13 урынында үтәчәк. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар яшьлəре форумы һəм Казанның башка берлəшмəлəре ярдәме белән уздырыла.

Луиза Янсуар тыңлаучыларга Гомəр Бəширов иҗат иткəн "Җидегəн чишмə" җырының тарихын сөйлəде. Саҗидə Сөлəйманова, Роберт Əхмəтҗановның язмышы һəм иҗаты, шигърияте турында да мəгълүмат бирде. Шулай ук композитор Сара Садыйкованың истəлеклəре, Əхмəт Ерикəй белəн берлектə язган беренче танго - "Көтəм сине" җырына да тукталып үтте.

Алга таба мəйданчыкта сəнгатьле уку буенча остаханəсендə Г. Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театры актеры Алмаз Гəрəев шигырьлəр укыды. Шулай ук əдəби уку мəйданчыгында язучы Ркаил Зəйдулла белəн очрашу һəм "Калеб" яшь шагыйрьлəрнең перфомансы булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10