ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президентын татар мәдәнияте фестивалендә көтәләр

30 август 2018, 11:38

Илнең 20 шәһәреннән 30дан артык команданы җыйган TAT CULT FEST кунакларны көн уртасында каршылый башлый.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов TAT CULT FEST – заманча мәдәният һәм сәнгать мультиформатлы фестивалендә булырга ниятли. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль кичә башланып китте, бүген һәм иртәгә дәвам итәчәк. Казанда биш мәйданда илнең 20 шәһәреннән килгән 30дан артык команда үз иҗатын күрсәтә.

Программага кергән фильмнар күрсәтелә, театраль чыгышлар, арт-проектлар һәм яшь рәссамнарның махсус проектлары тәкъдим ителәчәк.

Бүген Казан Кремлендә Зуля Камалова (and The Children of the Underground (Австралия), Әнвәр Измайлов (Кырым), Aygyul (Австрия), Super Tatar (Финляндия Германия/Татарстан), АИГЕЛ (Санкт-Петербург/Чаллы) һәм башкалар чыгыш ясый.

Фестиваль 31 августта төгәлләнә.

  • "Калеб" - ул социаль проект, һәм аның максаты - зур шәһәр шартларында конкуренциягә сәләтле татар мәдәниятен үстерү. Бүген "Калеб" зур булмаган иҗади кичәләр, перфоманслар, остаханәләр, шул исәптән киң аудитория өчен әзерләнгән җитди спектакльләр оештыра. Төркем интернет киңлегендә, социаль челтәрләрдә һәм медиада аң-белем тарату эшләрен актив алып бара. TAT CULT FESTта иҗади берләшмәнең идеологиясе һәм проектлары белән ике локациядә - театраль һәм әдәби мәйданчыкларда танышырга мөмкин булачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10