ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталия татарлары Төркиядә Татарстан көнен билгеләп үтә

29 август 2018, 21:34 , Фото: Султан Исхаков

Анталия татарлары Төркиядә Татарстан көнен билгеләп үтә Милләттәшләрнең бер өлеше Казанда узачак чараларда катнашырга ниятли.
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Анталия татарлары Төркиядә Татарстан көнен билгеләп үтәчәк. Бу хакта диаспораның социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Очрашу урыны буларак "Жам пирамит" паркы билгеләнгән. 
 
Анталия татарларының бер өлеше исә Казанда узачак чараларда катнашырга планлаштыра. "Казан" гаилә Үзәге янында Анталия татарлары чатыры урнаштырылачак.
 
Биредә иртәгә "Мәдәниятләр мозайкасы" республикакүләм этнофестивале уздырыла. Тамашачылар Татарстан Халыклары ассамблеялары һәм халыклар дуслыгы йортларының 280ләп  милли-мәдәни берләшмә вәкилләрен күрә алачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10