ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал

29 август 2018, 16:44

Республикада урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы көтелә.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 30 августта Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндез һәм кич, республика территориясендә урыны белән, бигрәк тә көнчыгыш районнарда, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15 – 18 метрга кадәр булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10