ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Шәһәр көненә багышлап, “Казан турында риваять” пластилинлы мультфильм чыкты

29 август 2018, 14:27 , Фото: кадр из видео

Шәһәр көненә багышлап, “Казан турында риваять” пластилинлы мультфильм чыкты Мультфильм “Бертуган Васильевлар остаханәсе” иҗат үзәге җитәкчелегендә эшләнгән.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Студентлар мәгариф форумы беренче сменасында катнашучылар Шәһәр көненә багышлап, “Казан турында риваять” пластилинлы мультфильм ясаган. Анимация YouTub каналында тәкъдим ителгән.

Мультфильм “Бертуган Васильевлар остаханәсе” иҗат үзәге җитәкчелегендә эшләнгән. Биредә 30дан артык студент катнашкан. Яшьләр үзләре персонажларны пластилиннан әвәләп ясаган һәм stop motion техниасында анимация эшләнгән.

Фонны Казан рәссамы Лариса Рябинина эшләгән. Проект авторы Наталья Итрын, идея исә “Бертуган Васильевлар остаханәсе”неке.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10