ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов баланың күп телне белүе аны көндәшлеккә сәләтлерәк итә, дигән фикердә

29 август 2018, 09:51 , Фото: архив

Рафис Борһанов баланың күп телне белүе аны көндәшлеккә сәләтлерәк итә, дигән фикердә Чаллыда педагогларның август конференциясендә "телләр темасы" кузгатылды.

(Чаллы, 29 август, «Татар-информ»). Педагогларның Чаллыда узган  август конференциясендә "телләр темасы" кузгатылды. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов телләр белүнең бала өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

«Бала никадәр күбрәк телне белсә, шулкадәр көндәшлеккә сәләтлерәк була. Без нәрсәдән куркабыз? Татар теле дөньядагы халыкның шактый өлеше сөйләшә торган төрки телләр төркеменә керә. Ни өчен без балаларыбызны ярлырак итәргә омтылабыз? Тел юк икән, мәдәният тә юк. Ата-аналар үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен аңларга тиеш», - дип белдерде Рафис Борһанов.

Ул шулай ук Татарстанда рус телен башка төбәкләргә караганда яхшырак белүләрен искәртте.

  • Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов сүзләренчә, 2017-2018 уку елында Автокаланың тугыз татар мәктәбендә 47 татар сыйныфы ачылган, шәһәр күләмендә барлык предметлардан да татарча белем бирү 22 процент тәшкил иткән. Моннан тыш, Чаллыдагы 192 татар теле һәм әдәбияты укытучысы педагогика университетында 11 юнәлеш буенча махсус курслар узган. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10