ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда укучы кыз баланы бәрдереп качкан «Киа» йөртүчесен эзлиләр

28 август 2018, 12:32

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Сибгат Хәким урамындагы 15 нче йорт каршында булган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Казанда укучы кыз баланы бәрдереп качкан «Киа» йөртүчесен эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Сибгат Хәким урамындагы 15 нче йорт каршында «Киа Серато» сулга борылганда, 13 яшьлек кызга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән. Чит ил машинасы йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән.

Юл һәлакәте аркасында кызның аягы имгәнгән һәм эче зыян күргән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе бу һәлакәт шаһитларына 5-333-819, 5-333-848 телефоннарына шалтыратуларын сорап мөрәҗәгать итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10