ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

2018 елда Иннополис университетын 149 студент тәмамлаган

28 август 2018, 10:31 , Фото: president.tatarstan.ru

2018 елда Иннополис университетын 149 студент тәмамлаган Рөстәм Миңнеханов уку йортын тәмамлаучыларны котлады, Иннополисны һәм илнең бөтен IТ системасын үстерүдә уңышлар теләде.

(Иннополис, 28 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Быел Иннополис университеты бакалавриат һәм магистратура программалары буенча 149 студентны укытып чыгарган. Бу уңайдан Россиянең беренче IТ-уку йортында Matriculation Ceremony & Graduation Party 2018 бәйрәме узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в г. Иннополис.

Югары уку йорты 49 бакалавр һәм 100 магистр чыгарган. Яшь белгечләр «Иннополис» МИЗ резидентлары һәм Иннополис университеты компанияләре-партнерларыннан чакырулар алды. Сессияләрен «бишле»гә бирүчеләргә Иннополиста торак алу өчен сертификат тапшырылды. Уку йорты студентларга һәр уңышлы тапшырылган сессия өчен 100 әр мең сум акча бирде.

Рөстәм Миңнеханов уку йортын тәмамлаучыларны котлады, Иннополисны һәм илнең бөтен IТ системасын үстерүдә уңышлар теләде. Моннан тыш, Татарстан Президенты шәһәр үсәчәк, биредә яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәчәк, диде.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в г. Иннополис.

«Иннополис — зур булмаган, әмма күп күрсәткечләр буенча лидер булган үзенчәлекле шәһәр. Мисал өчен, быел яшь IТ- уку йорты Иннополис университетына укырга керергә карар иткән абитуриентлар арасында БДИ баллары буенча лидерларның берсе булган», - дип сөйләде уку йортының күзәтчелек советы рәисе Николай Никифоров.

Уку йортында бәйрәм чарасы кысаларында яңа студентларны багышлау узды. Грант сынаулары нәтиҗәләре буенча уку йортына 254 кеше алынды. Алар традиция буенча Иннополис университеты студенты антын бирделәр.

 ÃÂ ÃÂ°ÃÂ±ÃÂ¾Ã‘‡Ð°Ñ поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в г. Иннополис.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10