ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда өлкән яшьтәге машина йөртүче, кызыл утка чыгып, 4 яшьлек малайны бәрдергән

27 август 2018, 19:00

Юл-транспорт һәлакәте Фрунзе урамындагы 5нче йорт каршында булган.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Казанда өлкән яшьтәге машина йөртүче, кызыл утка чыгып, 4 яшьлек малайны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Фрунзе урамындагы 5нче йорт каршында булган. “Чери” машинасын йөртүче 76 яшьлек хатын-кыз светофорның тыючы сигналына чыгып, әнисе белән юлны чыгучы дүрт яшьлек малайны бәрдергән.

 Юл-транспорт һәлакәтендә ир баланың башы һәм тезе бәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10