ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаешта ике җиңел автомобиль бәрелешү аркасында өч кеше зыян күргән

27 август 2018, 11:38

Юбилей урамындагы 52нче йорт каршында «Нива» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Лаешта ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Юбилей урамындагы 52нче йорт каршында «Нива» һәм «Фиат» автомобильләре бәрелешкән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган 24 һәм 47 яшьлек пассажирларны Лаеш Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

118нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, двигательләргә ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторларын өзгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10