ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Ютазы районында корыч төялгән тепловозга ут капкан

24 август 2018, 10:16

Бөгелмәдән килүче состав Кәрәкәшле авылы янында яна башлаган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстанның Ютазы районында корыч төялгән тепловозга ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә 112 бердәм номерына Кәрәкәшле авылы янында Бөгелмәдән Кандра Күлгә таба хәрәкәт итүче составка ут кабуы хакында хәбәр килгән.

Бөгелмә шәһәре янгын сүндерүчеләре утка җәелергә ирек бирмәгән. Янгынның мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән.

Хәзер белгечләр составка ни сәбәпле ут кабуын ачыклый.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10