ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар югалган хатын-кызны эзлиләр

22 август 2018, 18:44 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар югалган хатын-кызны эзлиләр Түбән Осланда яшәүче 68 яшьлек хатын-кыз зарядкасы беткән кәрәзле телефон һәм күлмәк алып,өйдән чыгып киткән.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар һәм волонтерлар югалган хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Түбән Ослан авылында яшәүче 68 яшьлек хатын-кызның көндезге 1 тирәсендә өйдән чыгып китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр кичә көндез килгән. Хатын-кыз зарядкасы беткән кәрәзле телефон һәм күлмәк алган.

Берничә сәгать буе туганнары аны үзләре эзләргә тырышкан, аннары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр.

2 нче зональ янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эзләү эшләренә кичке 18 сәгать тирәсендә керешкәннәр. Алар «Идел» бакчачылык ширкәтен һәм якындагы 11 гектар мәйданны тикшергәннәр, әмма хатын-кызны таба алмаганнар.

Бүген эзләү эшләренә кинологлар, волонтерлар һәм урманчылар кушылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10