ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда экорайон концепциясен эшләү буенча ачык конкурсның финалчылары билгеле булды

22 август 2018, 18:17 , Фото: kzn.ru

Казанда экорайон концепциясен эшләү буенча ачык конкурсның финалчылары билгеле булды Конкурс финалына өч халыкара консорциум чыкты. Татарстанның «Архитектурный десант» компаниясе иң көчлесе дип танылган.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда беренче экорайон концепциясен эшләү буенча ачык конкурсның финалчылары билгеле булды. Бу турыда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Финалга Россия-Франция консорциумы, Россия-Нидерланд консорциумы һәм Россия –Британия консорциумы чыккан.

Татарстанның «Архитектурный десант» компаниясе иң көчлесе дип танылган.

«Биредә беренче елларын гына эшләмәгән Казан командаларының лидерлар командасына керүләрен телибез. Бу безнең теләк, бу җиңүгә күбрәк мөмкинлек бирә», - дип белдерде Метшин.

Өч халыкара консорциум да якын арада Казанга киләчәкләр, чөнки конкурс теоретик түгел, дип сөйләде «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский.

“Алар беренче эш итеп, шул территориягә барачаклар һәм шунда ук проект семинары үткәрәчәкләр. Аларның һәрберсе Казан өчен генә түгел, ә Россиядә һәм дөньяда экопроектлар өчен беренче булуга дәгъва кылачак.

Проектның инициаторы - Республика ярдәм фонды, оештыручы - «Центр» агентлыгы. Аннан кергән акча Татарстанның банкротлыкка чыккан банкларының клиентларына ярдәм итү өчен тотылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10