ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермьдә татар теле дәресләре эшчәнлеген яңарта

22 август 2018, 13:11

Сентябрь аеннан ике төркем һәм сөйләм клубы эшли башлаячак.
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Пермьдә татар теле курслары кабат эшли башлаячак. Бу хакта "Чәкчәк" Пермь татар яшьләре оешмасы хәбәр итә. 
 
3 сентябрьдән ана телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ике төркем эшли башлый. Дәресләргә эш һәм ял көннәрендә йөрергә мөмкин булачак. 
 
Моннан тыш, татарча аңлап та, әлегә сөйләшә алмаучылар өчен сөйләм клубы оештырыла. 
 
"Ике яисә аннан да күбрәк тел белүчеләрне полиглотлар диләр. Алар, башкаларга караганда, озаграк яши. Татар теле дәресләрендә теория генә түгел, төрле уеннар да уздырыла. Ә иң мөһиме, без практикага басым ясыйбыз", - диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10