ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан балалар белән җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр исемлегенә эләккән

22 август 2018, 12:42 , Фото: Михаил Захаров

Казан балалар белән җәйге сәяхәт өчен популяр шәһәрләр исемлегенә эләккән Туристлар Казанда балалар белән җәйге сәяхәт өчен торакка дүрт көнгә бронь ясаганнар һәм уртача һәр көнне 2900 сум түләгәннәр.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Татарстан башкаласы россиялеләрнең балалар белән җәйге сәяхәт рейтингында өченче урынны алган. Бу хакта Tvil.ru Россиянең торакны броньлау сервисы хәбәр итә.

Туристлар Казанда балалар белән җәйге сәяхәт өчен торакка дүрт көнгә бронь ясаганнар һәм уртача һәр көнне 2900 сум түләгәннәр. Ял итү өчен Краснодар азрак чыгымлы (2 мең), ә барыннан да кыйммәте Мәскәү (3,3 мең сум) булган.

Популяр туристик юнәлешләр исемлегендә беренче урында Мәскәү, икенчедә Санкт-Петербург тора. Дүтенче урынны Калининград, бишенчене – Петразаводск яулаган. Икенче бишлектә Ярославль, Краснодар, Ростов-Дон, Воронеж һәм Сергиев Посад шәһәрләре тора.

  • Рейтинг быел 1 июньнән 31 августка кадәр кунакханәләрне броньлау буенча төзелгән. Анда курорт шәһәрләр кермәгән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10