ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртиядә Авыл бәйрәмендә татар мәдәнияте белән таныштырганнар

22 август 2018, 08:38 , Фото: yanarysh.ru

Удмуртиядә Авыл бәйрәмендә татар мәдәнияте белән таныштырганнар Фестивальдә Әгерҗе шәһәре мәдәният йортының Марат Муллаәхмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” ансамбле катнашкан.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Удмуртиядә өченче ел рәттән "Гурт-фест" фестивале оештырыла. Быел да Лудорвай музей-тыюлыгында Авыл бәйрәме булган. Биредә татар авылы мәдәнияте дә урын алган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Лудорвай музей-тыюлыгы августның бер көнендә күпмилләтле олы бер авылга әверелә. Бирегә республиканың күпмилләтле халкы җыела, кунаклар башка төбәкләрдән һәм хәтта чит илләрдән дә килә. “Гурт” сүзе удмурт теленнән “авыл” дип тәрҗемә ителә.

Тантана йөзьяшәр җил тегермәне канатларын кузгатып җибәрү белән башлана — Удмуртиядә сакланып калган бердәнбер канатлы агач корылма ул. Фестиваль Бал спасы көненә туры китерелә, дип яза Фәнзилә Салихова.

Быел да фестивальне авыл халкы тормышын чагылдыра торган күргәзмәләр бизи. Биредә бисермән, рус, удмурт, татар, мари, ханты-манси халкының көнкүреше белән танышырга мөмкин.

"Фестивальдә ел саен татар мәдәниятен тәкъдим итү матур гадәткә әйләнде. Элекке елларда фестивальдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Бәхет”, “Шатлык”, Кистем авылы ансамбльләре актив катнашсалар, быел исә инде икенче ел рәттән Кияс районыннан килгән “Чулпан” ансамбле катнашты. Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл татар халкының кунакчыллыгын, ачык күңеллелеген ачып салган. Узган гасырдагы авыл өйләренә охшатып әзерләнгән өй эчендә — чигүле сөлгеләр, мендәрләр дә, баскан итекләр дә, суккан паласлар да урын алган. Ерактан ук матур сәхнә костюмнары белән үзләренә тартып торды алар ул көнне. 

Татар авылы мәдәнияте белән якыннанрак танышырга теләгән һәркемне “Чулпан” коллективы баян, гармунга кушылып башкарылган моңлы, дәртле җырлар белән каршы алды. “Татар халкы — кунакчыл халык, шуңа күрә иң беренче өстәлебезне сый-нигъмәт белән тутырырга тырышабыз. Чәкчәк, дөге, алма бәлешләре, баллы ризыклар, коймакны әле дә мичтә пешерәбез, агымдагы елда газ керсә дә, мичләрне сүтәргә җыенмыйбыз”, — дип сөйләгән Кияс районы Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе рәисе Мәсхүдә Бәхтиева.

Фестивальдә Әгерҗе шәһәре мәдәният йортының Марат Муллаәхмәтов җитәкчелегендәге “Көмеш телле гармун” ансамбле катнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10