ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә

21 август 2018, 13:49 , Фото: архив

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә Республика синоптиклары һава торышы шартлары бозылуы турында кисәтә.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Чәршәмбе, 22 августта, Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшенле яңгыр төнлә һәм көндез секундына 15 – 20 метрга кадәр (Татарстан башкаласында 15 — 18 метрга кадәр) көчәючән җил белән фаразлана. Иртән һәм көндез көчле яңгыр, көндез урыны белән боз булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10