ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Мәскәүдә Корбан бәйрәме уңаеннан берничә урам ябыла

20 август 2018, 19:36

Башкалада мәчетләр янәшәсеннән узучы транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Мәскәүдә сишәмбе көнне Корбан бәйрәме уңаеннан мәчетләр янәшәсеннән узучы транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта "Интерфакс"ка башкаланың Юл хәрәкәтен оештыру үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткән.

21 августта 4:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Мәскәү Җәмигъ мәчете янәшәсендәге урамнарда - Дуров, Щепкин, Мещанская, Гиляровск, Капельский тыкрыгында, шулай ук Бакча боҗрасыннан (Садовое кольцо) Олимпия проспектына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.

Моннан тыш, Тарихи мәчет районында шул ук вакытта автомобильләр өчен Зур Татар урамы, Иске һәм Кече Толмач , Климентовский һәм Озерковский тыкрыклары ябыла. Шулай ук Минская урамын тулысынча ябачаклар.

Бутово районында 21 августта иртәнге сәгать 5тән 9га кадәр автомобильләр өчен Академик Глушко һәм Дмитрий Донской бульвары ябылып торачак.

Сишәмбе көнне 4:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт Хачатурян урамының кырый сулъяк полосасында “Яңа Иерусалим" шәһәр транспорты тукталышына кадәр чикләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10