ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә механикалы машиналар арасында иң популяры булып "Лада" санала

20 август 2018, 08:46

Механикалы популяр биш машина исемлегенә "Хэндэ" һәм "Фольксваген" да кергән.

(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Россиядә механик тапшырулар тартмалы машиналар арасында иң популяры булып "Лада" автомобиле санала. Бу турыда "Автостат" агентлыгы хәбәр итә.

Агымдагы елың беренче яртыеллыгында 154 меңнән артык механикалы "Лада" автомобиле сатылган. Бу сан былтыр шул ук вакытта сатылган машиналар саныннан 22 процентка артык. 

Икенче урында "Рено": алты ай эчендә 51 мең машина сатылган. Өченче урында "Киа" - 24 мең машина сатылган.

Механикалы популяр биш машина исемлегенә "Хэндэ" һәм "Фольксваген" кергән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10