ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстанда санлы телевидение 20 телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә

20 август 2018, 07:31

Әгәр телевизорда "Беренче канал", "Россия 1" логотибы белән янәшә "А" литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Татарстанда санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның гыйнвар аенда ул аналог телевидениене тулысынча алыштыра алачак. Санлы ТВ – бу югары сыйфатлы сигнал. Аны заманча телевизорларга да, шулай ук махсус санлы приставка файдаланып, иске модельләргә дә тоташтырырга була. 

Әгәр телевизор экраннарыгызда "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә "А" литерын күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз. Тапшыруларның санлы форматына тоташу заманча телевизор ияләренә 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмә яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш DVB-Т2 приставкасын да куярга кирәк.

Шулай ук телевизион каналларны карау өчен теләсә кайсы оператор аша кабель, иярченле телевидение яки IPTV челтәрләренә кушылырга була.

  • Санлы эфир телевизион тапшыруларга күчү тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8-800-220-20-02 телефоны буенча яки ртрс.рф сайтында ачыкларга мөмкин. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10