ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Га­ли авылында “Хәләл” шир­­кәте эшли башлауга 15 ел тулды

19 август 2018, 09:16

Ширкәтне оештыручы Расих Латыйпов 2008 елдан соңгы көненә ка­дәр Похвистнево районының “Ту­ган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Самара өлкәсе Похвистнево районының Га­ли авылында “Хәләл” шир­­кәте эшли башлауга 15 ел тулды. Оешманың юби­леен “Җайлы авыл” агротуризм үзәгендә уздыр­дылар. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

"Оешма хезмәт­кәр­ләрен һәм башка күпсанлы кунак­ларны “Хәләл” ширкәтен оештырган, аны озак еллар җитәк­ләп, продукциясен бөтен Россия мөселманнарына таныткан мәрхүм Расих Латыйповның (мәр­хүм­нең урыны оҗмахта булсын) хатыны Кәүсәр ханым ачык йөз белән каршы алды", диелгән әлеге хәбәрдә.

Расих Латыйпов 2008 елдан соңгы көненә ка­дәр Похвистнево районының “Ту­ган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган.

Кунакларны сәламләп, “Хә­ләл” оешмасы хезмәт­кәр­ләрен, авылдашларын бәйрәм белән котлаганнан соң, Кәүсәр Латыйпова иренең эшен дәвам итүче кияве Радик Сафиуллинга рәхмәт әйткән.

Чарага район башлыгы Юрий Рябов, тирә-як мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану өлкә министры Александр Ла­рионов, район һәм өлкә ад­ми­нистрациясеннән башка мөх­тә­рәм кунаклар чакырыл­ган.

Тантана бәйрәм концерты белән дәвам иткән. Татарстанның халык артис­ты Фердинанд Сәлахов Расих Латыйпов белән танышуларын, дуслашып китүләрен күз яшьләре аша искә алган. Биердә шулай ук Татар академия дәүләт опера һәм балет теат­ры солисты Ярамир Низаметдинов, Казанда узган “Татар моңы” бәйгесе лауреаты Үзбәкстан егете Раушан Ходжиев чыгыш ясаган.

Алып баручы Алия Әхмәтова һәм районыбызның тагын бер моң иясе Диана Петрова кичә барышында бик күп матур җырлар башкардылар, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10