ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган

18 август 2018, 13:09 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган Һәлакәт Крупская урамында 22нче балалар бакчасында булган.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән 7нче зональ эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре Крупская урамындагы 6 йортта урнашкан 22нче балалар бакчасына килделәр. Бакча мөдире бер бинага ярканат керүен, ә балалар бакчасы территориясендә шөпшә оя ясавын хәбәр иткән.

Коткаручылар ярканатны тотканнар, шөпшә ояларын алып урманга илткәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10