ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләренә бәя бирде

18 август 2018, 00:00 , Фото: novoshishminsk.ru/

Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләренә бәя бирде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районда эш сәфәре белән булды.

(Яңа Чишмә, 18 август, "Татар-информ",  "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Кичә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында эш сәфәре белән булды, дип яза район газетасы.

Министр район авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән танышты һәм урып-җыю эшләренә бәя бирде. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуда аларның үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады,  ягулык бәяләрен субсидияләүгә, ашлык һәм сөт тапшыру бәяләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10