ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Корбан бәйрәме көнне җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә йөри башлый

17 август 2018, 08:10

Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). 21 августта, Корбан бәйрәме билгеләп үтелгән көнне, шәһәр пассажир транспорты эше ял көне графигы буенча оештырыла. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрлеләр бәйрәм чаралары уздырыла торган мәчетләргә барып җитә алсын өчен 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобус маршрутлары һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбус маршрутлары 3.30 сәгатьтә йөри башлый.

  • Казан мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 4.30 сәгатьтә, гает намазы 5.00 сәгатьтә башлана. 21 августта Казанның муниципаль паркингыннан файдалану бушлай булачак. Бу көн бәйрәм ял көне булып санала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10