ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тәтештә яшәүче Буа районында ферма төзи

17 август 2018, 04:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Тәтештә яшәүче Буа районында ферма төзи Киләчәктә ул эшкәртү цехы да ачарга исәп тота.

(Буа, 17 август, "Татар-информ", "Байрак").  Күптән түгел районда берничә фермер Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша грант оттылар. Аларга дәүләт ярдәмен “Кыр көнендә” министр Марат Әхмәтов тапшырды. Араларында Илнур Гайнетдинов та бар. Ул Тәтеш шәһәрендә яши, әти-әнисе Зур Кырлаңгыдан, дип яза җирле басма.

-Балачагым биредә узды. Әти-әни шушы авылда озаккарак монда калдырсалар ярар, иде дип кача идем. Барыбер шушы авылга кайтырга насыйп итте ул. Ә фермерлык эшен башларга бәхетсезлек этәргән. Авариягә очрап бер аягын югалткач, аңа эш табарга авыр була. Шуннан әкрен генә күңел юанычы итеп терлек асрый башлый. Хәзер аның сыерлары, бозаулары, атлары, сарыклары, умарта оялары бар.

Авыл башында тимер каркастан җыеп (диварлары бетон блок, түбәсе яссы шифер) 30 башка исәпләнгән ферма төзи. Киләчәктә эшкәртү цехы да ачарга исәп тота.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10