ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә 70-80 яшьлек әби-бабайлар флешмоб уздыра, рок-н-ролл бии

17 август 2018, 07:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә 70-80 яшьлек әби-бабайлар флешмоб уздыра, рок-н-ролл бии Өлкәннәре озак яшәү серен тапкан.

 (Әлмәт, 17 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 70-80 яшьлек әби-бабайлары флешмоб уздыра, рок-н-ролл бии. Тазалыгың булмаса, биеп йөри алмыйсың, әлбәттә. Сәламәтлекләрен ныгытуның җаен тапкан алар, дип яза җирле басма.

Пенсиягә чыгуны кайберәүләр куркып көтә. Акчасыннан битәр «Өйдә нишләрбез, вакытны ничек үткәрербез, күңелсез булыр инде», дип борчылучылары да бар. Без очрашкан пенсионерлар хәтта авырырга да вакыт юк, диделәр. Бүген шәһәрдә ветераннар өчен 7 клуб эшли. Һәрберсенең үз исеме һәм алар шәһәрнең төрле урыннарында урнашкан, кирәкле җиһазлар, өлкән тренер белән тәэмин ителгән. «Тәгәрмәч» дигәне үзенә велосипед сөючеләрне туплаган. 70 яшьлек Гүзәл Идрисова сәламәтлекне ныгыту өчен иң яхшысы велосипедта йөрү дип саный. Аның сүзләрен Наилә Алкина да куәтли. Тудырылган шартлар өчен район һәм «Татнефть» җитәкчелегенә рәхмтәләрен укып бетерә алмый.

– Мин хәзер бакчага да велосипедта гына барам. Автобус көтеп торасы юк, уңайлы. Бакчага кадәр велосипед юлы салынган, – диде ул.


Клубларда аэробика, йога белән шөгыльләнү, «Яшел фитнес», скандинавя таяклары белән йөрү нәтиҗәсен биргән. Бүген ветераннар шәһәрдә нинди спорт ярышлары уза, барысында да актив катнашалар. «Өченче яшь» республика спартакиадасында менә ничә ел рәттән инде пьедесталдан төшкәне юк. Быел алар беренче урын белән кайтты. Әлмәттә дә нәкъ шушындый ук спартакиада оештырыла.

– Өлкәннәр өчен сентябрьдән башлап апрельгә кадәр спартакиада уздыручы без бердәнбер шәһәрдер. Аны 120 кеше һәм спортның 6 төре белән башлаган идек. Хәзер 600 дән артык кеше 11 төр буенча көч сынаша. Хәтта ГТО нормалары да тапшыралар. Бүгенгә 600дән артык песионер норманы үтәде. Алар шулкадәр актив, грант арты грант отып кына торалар, – диде спорт идарәсе начальнигы Александр Листков.

– «Татнефть» компаниясенең нык ярдәмен тоябыз. Нәкъ менә ул «Актив озын гомер» проектына басым ясады. Бездән соң ике ел узгач кына ил күләмендә әлеге проект гамәлгә куелды, – диде ветераннар советы рәисе Василий Самойлов.

Шәһәрдә әлеге исемдәге үзәкләр дә эшли. Шуның берсе «Татнефть»нең спорт комплексына урнашкан. Тренажерларга утырыр алдыннан һәркемгә физик мөмкинлеге исәпкә алынып программа кертелгән беләзек бирелә. Компьютер аша йөкләншне арттырырга да, киметергә була. Чит беләзек белән утырсаң, тренажер эшләми. Без биредә калабызның атаклы укытучысы булган 83 яшьлек Софья Янинаны да очраттык. Мәгариф ветераны гимнастика, скандинавия таяклары белән шөгыльләнә икән. Үзәккә атнасына ике тапкыр йөри. «Тренажерлар гына түгел, аралашу да сәламәтлекне яхшырта», ди ул да.

Быел спартакиада төрен тагын арттырырга уйлыйлар. Ветераннар Анатолий Никифоркин истәлегенә пляж волейболында, Ринат Галиев истәлегенә бильярд турнирында көч сынашачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10