ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Испаниядә июль аеннан башлап эсселектән 30 кеше үлгән

16 август 2018, 15:27

Испаниядә иң кызу булган 2-7 август көннәрендә кайбер районнарда термометр баганасы 44-46 градуска җиткән.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Испаниядә быел җәй эчендә утыз кеше үлгән. Каталониядә генә дә кызудан үлүчеләр саны 23кә җиткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

24 июльдән кызу һава торышыннан унөч ир-ат һәм ун хатын-кыз һәлак булган. Аларның иң яшенә - 41, иң өлкәненә 100 яшь булган, дип хәбәр иткән Каталониянең сәламәтлек саклау департаменты. 67 кешегә кызу суккан.

Испаниядә иң кызу көннәр 2-7 август көннәрендә булган. Кайбер районнарда термометр баганасы 44-46 градуска җиткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10