ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Р.Миңнеханов иртәгә WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очраша

16 август 2018, 14:26 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Р.Миңнеханов иртәгә WorldSkills Russia чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очраша Татарстан командасы VI «Яшь профессионаллар» эшче һөнәрләр чемпионатының медаль зачетында икенче урынны яулады.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 17 августта VI «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) эшче һөнәрләр чемпионатында җиңгән һәм призлы урыннар яулаган татарстанлылар белән очраша. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта белдерде.

Ул искәртеп узганча, турнир җиңүчеләре һәм призерлары 2018 елда Будапештта узачак EuroSkills һәм 2019 елда Казанда үтәчәк WorldSkills кебек халыкара чараларда Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына кертергә тәкъдим ителәчәк.

Татарстан командасы WorldSkills Russia чемпионатының медаль зачетында икенче урынга лаек булды. Республика вәкилләре 228 балл туплады һәм 44 медаль (27 алтын, 8 көмеш һәм 9 бронза) яулады. Моннан тыш, татарстанлыларның WorldSkills Russia Juniors программасында алган 18 медале дә бар.

- Республика вәкилләре «Ветеринария», «График дизайн», «Мәктәп тәрбиясе», «Мобиль робот техникасы», «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү», «Эшкуарлык», «Ресторан сервисы», «Суыту техникасы» һ.б. юнәлешләрдә беренче урынга лаек булды, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

  • WorldSkills Russia чемпионатының финалы 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда узды.

 

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10