ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

М7 трассасында Зөя күпере янында килеп чыккан юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән

16 август 2018, 13:22 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

М7 трассасында Зөя күпере янында килеп чыккан юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән Авария кичә Татарстанның Яшел Үзән районында булган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). М7 трассасында Зөя күпере янында килеп чыккан юл һәлакәтендә алты кеше (шуларның икесе – балалар) зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яшел Үзән районында М7 «Волга» трассасының 757нче чакрымында авария булуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә кич килгән.

Ике полосалы юлда «домино» принцибы буенча берьюлы дүрт автомобиль (өч җиңел машина һәм бер фура) бәрелешкән. 

Авариядә алты кеше (шуларның икесе – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Чакыру буенча килгән 154нче янгын-коткару часте һәм 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, машиналарга ут капмасын өчен, автомобильләрнең аккумуляторларын өзгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10