(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның июлендә гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган губернатор-блогерлар рейтингында 7нче урынны алган. Әлеге тикшеренүне «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.
Татарстан лидеры бер баскычка югары күтәрелеп, быелның июнь аендагы рейтинг нәтиҗәләрен яхшырткан.
Гаммәви мәгълүмат чараларында блоглары иң еш телгә алына торган җитәкчеләр арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов бар.