ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Татнефть» компаниясе Россиянең иң кыйммәтле брендлары унлыгына кергән

16 август 2018, 11:11

Иң кыйммәтле брендлар бишлегенә шулай ук «Газпром», «Лукойл», «Роснефть» һәм «Россия тимер юллары» кергән.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). «Татнефть» акционерлык җәмгыяте Brand Finance версиясе буенча Россиянең иң кыйммәтле брендлары унлыгына кергән. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елда оешма унынчы урынны биләсә, быел тугызнчы баскычка күтәрелгән. «Татнефть» брендының бәясе 9 процентка арткан һәм ул бүгенге көндә 97,3 миллиард доллар тәшкил итә.

Россиянең иң кыйммәтле брендлары унлыгында «Саклык банкы» беренче урынны били. Аның бәясе 18 процентка артып, 670,4 миллиард долларга җиткән.

Иң кыйммәтле брендлар бишлегенә шулай ук «Газпром», «Лукойл», «Роснефть» һәм «Россия тимер юллары» кергән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10