ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда үз-үзенә кул салырга җыенган кызны янгын сүндерүчеләр коткарган

16 август 2018, 10:35

Чаллыда үз-үзенә кул салырга җыенган кызны янгын сүндерүчеләр коткарган Йортның бишенче катына менгән кызны күргән кешеләр коткаручыларны чакырткан.

(Чаллы, 16 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда янгын сүндерүчеләр үз-үзенә кул салырга җыенган кызны коткарган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

50/14нче йортның бишенче катына менгән кызны күргән кешеләр коткаручыларны чакырткан. Алар аякларын салындырып утырган һәм йөзен куллары белән каплаган кыз үз-үзенә кул салырга мөмкин дип фикер йөрткән.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр коткару япмасы тарттырып, көтә башлаган. Бу вакытта социаль челтәрләрдә әлеге урыннан чын мәгънәсендә онлайн-трансляция оештырылган.

Хәер, бернинди фаҗига дә булмаган. Янгын сүндерүчеләр берникадәр вакыттан соң китеп барганнар. Шаһитлар фаразлавынча, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кызны үз-үзенә кул салу фикереннән кире кайтаргандыр яки ул үзе әлеге уеннан кире кайткандыр, мөгаен.

Күршеләр әйтүенчә, бу фатирда әледән-әле тавыш-гауга чыгып тора, кайвакыт тәрәзә пыялаларын коеп төшерәләр һәм бушаган шешәләрен урамга ыргыталар.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10