ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Дергачи районы мәчете лагерендәге балалар татар тарихы белән танышкан

16 август 2018, 09:52 , Фото: vk.com/vozrojdenie64

Дергачи районы мәчете лагерендәге балалар татар тарихы белән танышкан Саратов өлкәсендә җәйге балалар лагеры эшен тәмамлаган.
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Саратов өлкәсе Дергачи районы мәчете каршында балалар өчен оештырылган җәйге лагерьда Саратов, Энгельс, Мордовия һәм Мәскәүдән килгән балалар ял иткән. Саратов мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, малайлар һәм кызлар бер атна дәвамында Ислам дине нигезләренә төшенгән, дин тарихы белән танышкан.
 
Балаларга  гарәп алфавитын да өйрәткәннәр. Моннан тыш, интеллектуаль викторина, экскурсияләр оештырылган. Шул рәвешле аларны татар халкы тарихы белән якыннанрак таныштырганнар. 
 
Лагерь тәмамланган көнне малайлар һәм кызларга кыйммәтле бүләкләр-мәктәп кирәк-яраклары тапшырылган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10