ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада дамба китсә, 18 млрд зыян килүе ихтимал

15 август 2018, 15:44 , Фото: Александр Елисеев

Түбән Камада дамба китсә, 18 млрд зыян килүе ихтимал Бассейн советы саклау объекты реконструкциясен хуплады, ремонт бәясе — 866 млн сумнан артык.

(Югары Ослан районы, 15 август, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Түбән Идел бассейны округы Бассейн советының 20нче утырышында Түбән Кама районында Красный Ключ дамбасы реконструкциясе проекты хуплау тапты. Әгәр бу дамба китсә, 18 млрд зыян килүе ихтимал. Дамбаның озынлыгы 12,7 чакрым. Ремонт бәясе 866 млн сумнан артып китә. 

“Дамба урыны белән ишелә башлаган, кайбер җирләрдә ул ике метрга түбәнәйгән. Ике көн эчендә су 58 метр метрга кадәр күтәрелгән, дамбаның проект билгесе исә - 61 метр. Ашыгыч хәл килеп туу һәм дамба җимерелә башлау сәбәпле, аны ныгыту өчен үзебезнең предприятиеләрдән махсус техника китерү карары кабул ителде. Урында 200 кеше эшләде”, - дип сөйләде Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин.

Әмма район башлыгы сүзләренчә, бу вакытлы эш, биредә тулаем реконструкция кирәк. Дамба җимерелгән очракта өч торак пункт, анда 1279 кеше яши, 40 мең бакчачылык кишәрлеге , өч балалар лагере, шулай ук мөһим инженер объектлары һәм нефть объектлары зыян күрәчәк, әйлән-тирәгә пычратучы матдәләр агачак. 22 квадрат километр мәйданны су басуы, 18 млрд зыян килүе мөмкин.

“Реконструкция этаплап барачак һәм ул өч елга сузылачак. Биредәге эшләр барышы халыкка кыенлык китермәячәк. Әлегә без үз көчебез белән тырышабыз, әмма кичекмәстән реконструкция кирәк”, - диде Метшин.

Түбән Кама районыннан тыш Лаеш районында Имәнкискә һәм Яшел Үзән районында Васильево бистәсе проектлары да хуплау алды.

“Имәнкискә буенча проект һәм экспертиза бар — ярны ныгыту өчен 120 миллион сум акча кирәк. Васильевода безгә совет хуплавын алу сорала, проектны әзерли башлыйбыз. Биредә дә ярны ныгыту эшләрен башкару мөһим”, - диде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10