ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бүген Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме юлга кузгалды

15 август 2018, 12:46 , Фото: dumrt.ru

Бүген Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме юлга кузгалды Бүгеннән башлап 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Бүген иртәнге икедә Казан аэропортыннан 49 кеше Казан-Җиддә маршруты буенча изге сәфәргә юл алды. Татарстаннан киткән әлеге соңгы төркем хаҗилар Җиддәдән соң автобусларда барып Мәккәдә кунакханәләргә урнашачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге төркем хаҗилар шулай ук кече хаҗ – гомрә кылачаклар, олы хаҗ гыйбадәтләре башланганчы 2-3 көн дәвамында экскурсияләрдә йөриячәкләр. 20 августта барлык хаҗилар Минага юнәләчәк.

Бүгеннән башлап 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла. Татарстанга кайту өчен беренче төркем хаҗилар 31 августта юлга чыгарлар дип көтелә.

Быел Россиядән 26 меңгә якын кеше хаҗ кыла. Шуның бер мең сигез йөзе – Татарстаннан. Хаҗилар арасында пенсия яшендәге абый-апалар да, яшьләр дә бик күп.

Хаҗга баручыларны республикабыздан 20 табиб озата китте. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды. "Стандарт" программасы буенча хаҗ кылучыларга татар милли ризыклары белән туклану мөмкинлеге тудырылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Быел Татарстан хаҗилары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар, ул Ике Изге урынны Саклаучы – Согуд Гарәбстаны Короле кунаклары программасы буенча хаҗ кыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10