ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша

15 август 2018, 08:40

Казанның Яшь тамашачы театры коллективы Уфага гастрольләр белән бара, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Казанга киләчәк.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Уфа һәм Казан театрлары спектакльләр белән алмаша. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Казанның Яшь тамашачы театры коллективы Уфага гастрольләр белән бара, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Казанга киләчәк.

18-20 сентябрьдә казанлылар М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Татарстан кунаклары алты: балалар өчен өч һәм өч кичке спектакль күрсәтәчәк. Казанның Яшь тамашачы театры тәкъдим иткән репертуарда узган гастрольләр вакытында Уфа халкы яратып өлгергән спектакльләр дә, яңалары да бар.

18 сентябрьдә тамашачылар А. Гаделнең «Нечкәбил» музыкаль әкиятен һәм Б. Шоуның «Пигмалион, яки бер бәхәс тарихы» популяр романтик комедиясен карый ала.19 сентябрьдә Р. Стивенсонның «Хәзинәләр утравы» маҗаралы мюзиклы һәм үткән сезонның премьерасы – Н. Гогольнең «Танау» фантастик детективы тамашачылар хөкеменә чыгарыла.20 сентябрьдә уфалылар Ю. Богановның «Яшәртүче алмалар» музыкаль әкияте белән таныша һәм А. Пушкин әсәре буенча «Ату тавышы» дигән сөйләшүдә катнаша ала.

М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, үз чиратында, Казанга 28-30 сентябрьдә бара. Бу ике театр арасында беренче алмаш гастрольләр түгел. Гастрольләр «Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр» федераль программасы чикләрендә оештырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10