ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда августтагы бәйрәмнәрдә парковкалар түләүсез эшләячәк

14 август 2018, 21:34

Август аенда барлыгы 6 түләүсез көн каралган: 5, 12, 19, 21, 26 һәм 30 август.

(Казан, 14 август, "Татар-информ"). 21 һәм 30 августта Казандагы муниципаль парковкалардан файдалану бушлай булачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2018 елда муниципаль парковкаларның түләүсез эшләү көннәре Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган 2018 елның 12 гыйнварында кабул ителгән 110 номерлы карары буенча билгеләнгән. Август аенда барлыгы 6 түләүсез көн каралган: 5, 12, 19, 21, 26 һәм 30 август. Калган көннәрдә парковка өчен түләү 30 сумнан 70 сумга кадәр билгеләнгән. Түләү ысуллары: мобиль кушымта, , паркоматлар аркылы, sms-хәбәр ярдәмендә яисә “Казан паркингы” порталында.

  • 21 һәм 30 август, биш көнлек эш атнасы очрагында, ял көннәре була. 21 августта Корбан бәйрәме, 30 августта Татарстан Республикасы көне. 20 һәм 29 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскара. 2018 елда татарстанлыларны барлыгы 122 ял көне көтә. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән җитештерү календареннән билгеле. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10