ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова авылда өлкәннәр өчен иҗади клублар челтәре булдыру турында уйлана

11 август 2018, 13:11 , Фото: Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

Ирада Әюпова авылда өлкәннәр өчен иҗади клублар челтәре булдыру турында уйлана Бүген авыл клублары төзелеше һәм капиталь ремонты программасы нәтиҗәсендә күпчелек районнарда инфраструктура иң югары таләпләргә туры килә.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республика районнарында авыл клублары базасында өлкәннәр өчен иҗади студияләр һәм берләшмәләр челтәре булдыру турында уйлана. Бүген авыл клублары төзелеше һәм капиталь ремонты программасы нәтиҗәсендә күпчелек районнарда инфраструктура иң югары таләпләргә туры килә һәм күпсанлы кешеләрне кабул итә ала. Бу турыда ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Без галстука" проекты өчен биргән интервьюда сөйләде.

“Ни өчен Көнбатыш Европада кешеләр бик бәхетлерәк, диләр. Карагыз, алар иҗат белән актив шөгыльләнә. Без Татарстан Республикасының үсеш стратегиясен эшләгәндә, мәдәният белән шөгыльләнгән экспертларның берсе (ул Латвиядә яши) болай диде: “Минем дусларымның берсе саксофонда уйный, башкасы рәсем ясый”. Бездә инфраструктура җитәрлек, әмма бер элемент җитми. Бүген без үз балаларыбызны сәнгать мәктәпләренә яки түгәрәкләргә, хореография студияләренә бирәбез. Мисал өчен, безнең яшьтәгеләрнең бик аз проценты гына иҗади мөмкинлекләреннән файдалана”, - диде Ирада Әюпова.

Шәһәр үзәгендә түгел, ә читтәрәк, хәзерге вакытта көндәшлек булмаган авылда бию мәктәбе булдыру яхшы бизнес булырга мөмкин, дип әйтте министр. Моннан тыш, мондый ял үзәкләре эшләү алкоголь һәм наркотикларга каршы яхшы гамәл булыр иде.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10