ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

И.Әюпова Казандагы яңа концертлар залының сыйдырышлылыгы турында дискуссия баруын әйтте

11 август 2018, 11:05 , Фото: Рамиль Гали

И.Әюпова Казандагы яңа концертлар залының сыйдырышлылыгы турында дискуссия баруын әйтте Татарстан мәдәният министры сүзләренчә, хәзерге вакытта яңа мәйданчыкның концепциясе эшләнелә.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Казандагы яңа концертлар залының концепциясе һәм урыны турында соңгы ярты елда массакүләм мәгълүмат чараларында фикер алышу бара. Концепция әлегә эшләнелә һәм төзелеш урыны ачыклана. Хәзерге вакытта мәйданчыкның үлчәмнәре һәм сыйдырышлылыгы турында дискуссия бара. Бу турыда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Без галстука" проекты өчен биргән интервьюда сөйләде.

“Башта 5 мең кеше сыйдырышлы зал иде. Хәзер өч яки биш мең арасында дискуссия бара. Болар барысы да тормыш белән тулып торырга тиеш. Мин тагын бер тапкыр кабатлыйм, бу кыйммәтле объектлар, - дип аңлатты министр. – Һичшиксез. Бу объектны нәрсә белән тутыру турында уйларга кирәк. Нәкъ менә беренче этапта, техник бирем этабында, киләчәктә залны ничек куллану турында уйларга кирәк. Нинди таләпләр куярга, сәхнә кайда булырга тиеш, залда урындыклар ничек урнашырга тиешлеген аңларга кирәк".

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10