ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан мәдәният министры: Бездә "Сотворение мира" кебек зур фестиваль булмавы кызганыч

11 август 2018, 10:00 , Фото: архив, Рамиль Гали

Татарстан мәдәният министры: Бездә "Сотворение мира" тере музыка фестивале 2008-2011 елларда Казанда үткәрелде.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда "Сотворение мира" тере музыка фестивале кебек киң күләмле проект оештырылмавы кызганыч булуын әйтте. Бу турыда ул “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга "Без галстука" проекты өчен биргән интервьюда сөйләде.

"Әлбәттә, бездә фестивальләр бар. Әмма "Сотворение мира" кебек фестиваль булмавы кызганыч. Шундый фестиваль булуын телим. Төрле проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтеләчәк. Зур фестиваль булуын телим", - диде министр.

  • "Сотворение мира" музыкаль проекты Казанда 2008-2011 елларда үткәрелде. Бер сезоны Пермьдә узды. 2013 елда финанслау җитмәү аркасында, фестиваль ябылды.

Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 11 августта 18.30 һәм якшәмбе, 12 августта 13.30 сәгатьтә карап булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10