ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Америкада Сиэтл халыкара аэропортыннан самолет урлаганнар

11 август 2018, 09:33

Самолетта пассажирлар булмаган, ул һәлакәткә очраган.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Америкадагы Сиэтл шәһәрендәге халыкара аэропорттан самолет урлап качканнар. Вакыйга турында АКШ яр буе сагына сылтама белән NBC каналы хәбәр иткән. Бу турыда "Интерфакс" язды.

"Сиэтл аэропортыннан рөхсәтсез очып киткәннән соң, самолет һәлакәткә очраган, дип сөйләгәнннәр рәсми вәкилләр", - диелгән телеканал хәбәрендә.

Төтен баганасы Вашингтон штатында да күренеп торган.

Сиэтл халыкара аэропортының твиттерында да бу хакта хәбәр бар. "Авиакомпания хезмәткәре рөхсәтсез очып киткән. Бортта пассажирлар булмаган. Самолет Пьюджет култыгы районында һәлакәткә очраган", диелгән бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10